УЙЛАНУ ӨЧЕН: начар гадәтләр Хәтер югалудан зарланасызмы? ✔️Тәмәке тарту. Никотин аркасында баш миенең кан тамырлары кысыла, андагы нерв күзәнәкләре үлә, күзәнәкләр кислородка кытлык кичерә. Шул рәвешле кешенең хәтере начарлана, ул игътибарсызга әверелә, акрын уйлый башлый. – Исерткеч эчемлекләр белән мавыгу. Әлеге яман гадәт аркасында кешенең организмында матдәләр алмашы бозыла, хәтере начарлана, интеллект дәрәҗәсе кими. ✔️Фаст-фуд, каптагы камыр ризыклары. Билгеле булганча, аларны әзерләгәндә трансмайлар кулланыла. Алар исә хәтерсезлек чире саналган Альцгеймер авыруы килеп чыгу куркынычын бермә-бер арттыра. ✔️Артык баллы ашарга ярату. Шикәрне чамадан тыш күп ашау, дөрес тукланмау шулай ук хәтернең начарлануына китерә. Организмга даими рәвештә чамадан тыш күп шикәр кереп торса, баш миенең күләме, бигрәк тә аның хәтер өчен җаваплы өлеше кечерәя.